Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Шамил Садыйков: кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел

    «Казан утлары» журналы кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады

    «Без, берничә параметрны үзгәртеп, яңа форматта китап чыгарырга уйладык. Ул кызыклы һәм уку өчен уңайлы булырга тиеш. Иң мөһиме — без кирәкле форманы таптык, китап кесәгә сыя. Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел. Формат юлда барганда укып алу өчен бик җайлы. Poking book (кесә китабы) — дөньяда иң киң кулланылган формат. Татар кешесенә татар китабын яңа форматта тәкъдим итәбез», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. 

    «Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Бу сериядәге беренче китап — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте. 

    Реклама

    Китапның тагын бер үзенчәлеге бер. Анда күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы китап турында фикерләшүгә Instagram битенә күчә алачак.

    Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/10-12-2020/kazan-utlary-zhurnaly-kes-formatyndagy-tatarcha-kitaplar-chygara-bashlady-5791625

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: