1 июльдә Арча агросәнәгать көллиятендә чыгарылыш кичәсе булды.
Бу көнне бирегә көллиятне тәмамлаучы егетләр һәм кызларның әти-әниләре дә килгән иде.
Быел көллиятне 100 студент тәмамлады. Директор Зөлфәт Дәүләтбаев аларга дипломнар тапшырды, киләчәктә уңышлар теләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков тәбрикләү сүзләре әйттеләр.
Яңа уку елында көллият 160 укучы кабул итәргә җыена.
Нет комментариев