erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шәфкать туташы Илфира

Юбилее белән котлыйбыз.

Илфира Шәфигуллина Айван авылы кызы. Өч балалы гаиләдә төпчек бала булып, яратып һәм яратылып үсә. Мәктәпне яхшы тәмамлый. Һөнәр сайлау проблемасы килеп туа. Апасы Альмира киңәше белән Яшел Үзәндәге медицина училищесына документларын илтеп тапшыра. “Минем өчен укытучы һәм табибтан башка һөнәр юк. Үзем укытучы булдым, сеңлемә медицина хезмәткәре булырга тәкъдим иттем. Дөрес, сайлау үзеннән торды. Әмма Илфира киңәшемне тотты һәм укуының беренче көннәреннән үк шушы һөнәрне сайлавына үкенмәде”, – ди апасы. Практика вакытларында ук хастаханәдә дәваланган авыручыларның нәкъ менә аны чакырып алулары дәртләндереп җибәрә кызны.

Училищены тәмамлаганнан соң Арча үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. Бәхетенә урын була. Ул чактагы баш табиб яшь белгечне кочак җәеп каршы ала. Өлкән шәфкать туташлары бик теләп тәҗрибә уртаклашалар. Кыз үз хезмәтенең нинди җаваплы һәм кирәкле булуын шушында тоя, бөтен күңелен биреп, яратып, теләп эшли башлый. Белемен күтәрү буенча барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыша. Махсус укып кайтып, күзгә операция ясау буенча шәфкать туташы була. Хәтерләсәгез, берара Арчага күз табибы кайтты, күзләргә операцияләргә кадәр ясый башлады. Менә шул чакларда Илфира аның янында була. Озак еллар хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Бүген ул участок шәфкать туташы.

Аз сүзле, гаҗәеп мөлаем, сабыр, тыныч характерлы бу ханымның күзләреннән үк яктылык бөрки. Аның белән очрашканда йөзенә карау белән елмаясы килә башлый. Табиблар укол, дару белән генә түгел, якты йөзләре, тәмле сүзләре белән дә дәвалый, диләр. Менә бер мисалы – Илфира. Айванда яши ул. Ярдәм сорап килгән бер авылдашын да кире бормый, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Уколлар белән дә, тәмле теле белән дә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Илфирага кадәр авылда шәфкать туташлары юк иде. Сеңлем юл ачып җибәрде. Хәзер алар унлап инде, – диде Альмира ханым. – Кызы Илгизә, минем кызым Илүзә Арча үзәк хастаханәсендә шәфкать туташлары, Казанда яшәүче туганнан туган сеңлебез, аның кызы да  шушы һөнәрне сайлады.

Авылдашы Фидаил белән гаилә корып җибәрә Илфира. 34 ел инде матур гаилә булып яшиләр. Ике бала үстерәләр. Оныклары бар. Бакчачылык белән шөгыльләнәм, чәчәкләр үстерәм, диюенә аптырамадым да. Чөнки чәчәкләр шундый нечкә күңелле, ягымлы йөзле, йомшак характерлы кешеләрне үз итә. Аның бакчасында утыздан артык төрдә чәчәкләр генә үсә икән. Җәен тирә-юне чын чәчәклекне хәтерләтә. Яшелчәләр дә үстерә Илфира. Орлыкларына кадәр үзе ясый.

Әнисе, туганнарына карата да бик игътибарлы ул. 91 яшендәге әнисе янына кереп, хәлен белмичә эшкә дә китми. “Без өч бертуган. Өчебез дә Айванда. Икебез Айван егетләренә кияүгә чыгып, туган авылыбызда төпләнеп калдык. Уртанчыбыз Илшат та авыл кызына өйләнде, төп йортта гомер итә. Өчебез бер бөтен булып яшибез, – диде апасы Альмира Гатауллина. – Илфирабыз төпчек кыз булса да, безнең өчен зур терәк”.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X