erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пластик шешәләрне кая куйганнар?

Узган шимбәдә Арчада чүпне аерым җыю буенча акция узды. Ә җыелган пластик әйберләрне,кәгазьне тагын кушканнармы?

Шундый заманда яшибез хәзер, бөтен нәрсәгә шикләнеп карыйбыз. Менә узган шимбәдә шәһәребезне чүптән арындыру буенча үткәрелгән чараны да каралтырга теләүчеләр табылды. Ул көнне аерып җыйган чүпне барыбер бер күчкә бушатканнар диючеләр дә булды. Татар тотып карамый ышанмый, дип тикмәгә әйтмиләр шул. Без дә чүпнең эзеннән полигонга юл алдык. Юлдашым "ЖКБС" ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов.

- Нишләп алай эшлик инде! Күпме кешенең хезмәтенә, изге ниятенә төкерү булачак бит ул, - дип, Альберт Данисович ангар эчендәге контейнерлар янына алып керде. - Иртәгә мондагы чүпне пресслап төргәкләячәкбез. Бер машиналык җыелгач , Казанга илтәбез. Ышанмасагыз, иртәгә бу процессны үзегез килеп карый аласыз. Бу хезмәт безгә табыш китерми,әлбәттә. Чүп җыю безнең вазифага керми хәзер. Шулай да, әгәр мондый акция үткәрәләр икән, безнең оешма Арчабызны читартуга үз өлешен кертергә әзер.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X