erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Штаб утырышы: чирнең таралуына юл куймаска

Ковид 19 - җитди йогышлы чир.

22 ноябрьдә районда коронавирус авыруын булдырмау һәм вирусны таратмау максатыннан контроль чараларны тормышка ашыру буенча оператив штабның чираттагы утырышы булды. Утырышны район башлыгы, штаб җитәкчесе Илшат Нуриев алып барды.

Иң беренче булып район үзәк хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы Фәридә Сабирова чыгыш ясады. Район үзәк хастаханәсендә инфекция бүлеге 2020 елның 7 июленнән эшли башлады. Шул көннән алып 21 декабрьгә бу бүлеккә дәваланырга 460 кеше салынган. Безнең редакциягә әледән әле инфекция бүлегендә дәваланып чыгучылардан рәхмәт хатлары килеп тора. Фәридә Рәисовна “Ковид—19”га каршы районга 40 доза вакцина кайтуы, 15 кешегә вакцина ясалуы, 162 авыруны бушлай дарулар белән тәэмин ителүе турында да сөйләде. Грипптан кайткан вакциналар (30780 доза) район халкына ясалып беткән. Районда яшәүчеләрнең 65 проценты грипптан вакцина ясаткан.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев кибетләрдә, транспортта, җәмәгать урыннарында коронавирустан саклану буенча тиешле кагыйдәләрне үтәүне тикшереп торулары, көн саен беркетмәләр төзелүе, гомумән алганда, халыкның битлек режимын сакларга тырышуы хакында сөйләде.

Арча муниципаль районының административ комиссиясе баш белгече Илдар Нотфуллин көн саен рейдларга чыгулары, 856 сәүдә һәм хезмәт күрсәтү нокталарында, 192 мәгариф, мәдәният, спорт объектларында булулары, коронавирустан саклану чараларын контрольдә тотулары, шулай ук пассажирлар автобусларын, мәктәп балаларын йөртүче автобусларны тикшерүләре турында мәгълуматлар бирде.

“Арча АТПсы” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Баязитов һәр көнне шоферларны, кондукторларны тикшереп, рейска чыгарулары, автобусларда пассажирларның маска режимын саклауларын контрольдә тотулары, автобусларда сатылуда битлекләр булуы хакында сөйләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Идарәче кампания” ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев, район башкарма комитетының икъдисад бүлеге җитәкчесе Гүзәл Галимуллина шулай ук коронавирус чирен булдырмау һәм таратмау буенча тиешле чараларны үтәргә кирәклеге турында мәгъүлумат бирделәр.

Район башлыгы Илшат Нуриев йогышлы чирнең җитдилегенә басым ясап әйтте. Битлек режимын төгәл үтәүне, сәүдә нокталарнында, мәдәният учакларында, ашханә, кафе, рестораннарда, ял итү урыннарында тиешле кагыйдәләрне сакларга кирәклеген ассызыклап үтте.

Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Бәйрәмнәрдә без авырмас өчен тиешле кагыйдәләрне үтик. Барыбыз да исән—сау булыйк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X