erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сәләтләр чиксез, мөмкинлекләр...

Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче яшь артистлар да чыгыш ясаячак.

Яңа Кенәр интернат мәктәбендә “Сәләтләр чиксез, мөмкинлекләр чикле” дип аталган район фестиваленә сайлап алу туры үткәрелде. Аны яңалык дип әйтеп булмиый, ул берничә ел рәттән оештырылып, матур традициягә әверелеп бара инде. Аерма шунда, елдан ел әзерлек тә, балаларның чыгышлары да яхшыра.

Шарты буенча интернат мәктәптә тәрбияләнүче балалар үзләре әзерләгән чыгышларны күрсәтә. Жюри әгъзалары шулар арасыннан иң яхшы ун номерны сайлап ала. Алар 10 декабрьдә Арча мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге тәмамлану уңаеннан үткәрелгән концертта чыгыш ясый.

– Бездә эшләүче һәр укытучы, тәрбияче балалар белән берәр номер әзерли. Бераз сәләте һәм мөмкинлеге булган һәр баланы катнаштырырга тырышабыз. Гомумән, бу чарага гына түгел, берәр бәйге булса, һәрберсенә шундый әзерлек бара, – диде интернат-мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илсөя Мөхәммәдиева.

Укытучылар да, тәрбиячеләр дә бу эшкә зур игътибар биреп, сәнгатьне яраткан балаларны чын күңелләрен биреп өйрәткән.

– Алар чыгыш ясарга бик ярата. Тик әзерләү дә җиңел түгел. Сүзләрне, хәрәкәтләрне истә калдыра алмыйлар, – диде уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Мөслимә Хәбибрахманова. – Ә бәйге өчен яхшы номерлар кирәк. Арчалар әле ун номерны сайлап ала. Безгә Казаннан да киләләр. Башкала сәхнәсендә чыгыш ясау өчен бары ике номер гына кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сез әле Казанда да чыгыш ясыйсызмы?

– Әйе. Анда да бик зур чара оештырыла. Ул башта “Әкият” курчак театры сәхнәсендә була иде. Быел “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә үтәчәк. Бөтен районнардан балалар килә. Мәскәү, Самара да кушылды. Бу чарада депутатлар, танылган артистлар да катнаша. Узган ел Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да килгән иде. Аның тәкъдиме белән Казанда үткән концертны районнарда да куйдык. Арчага да кайттык. Узган ел Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җырчы егетебез 8 сыйныф укучысы Риназ Гөбәйдуллинны автоузышлар булган җиргә алып барып, узышуларда катнаша торган машинага утыртып йөртте, кунак итте. Ул ел да шулай бер бала өчен “Хыяллар тормышка аша” дигән акция оештыра. Чыгыш ясаучыларның барысына да үзләре теләгән бүләкләрне бирәләр. Тамашачылар да читтә калмый.

Чыгышларга килгәндә, бу көнне 29 номер әзерләнгән иде. Барысы да үзенчә матур. Сайлап алуы да кыенрак булды. Әмма бәйге булгач, иң яхшыларны билгеләргә кирәк. Ә, бәлки, киләчәктә Арчада чыгыш ясауны тулысынча шушы коллективка йөкләп карарга кирәктер? Берсенең дә хәтерен калдырмас өчен. Укытучыларны да катнаштырып, программасын да үзләре төзеп. Андый тәҗрибәләре бар да икән. Яңа Кенәрдә хәйрия концерты куйганнар. Яхшы чыккан, тамашачы яраткан.

10 декабрь көнне Арча мәдәният йортына концертка килегез. Анда Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче яшь артистлар да чыгыш ясаячак.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X