erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сәнгать осталары да батырларны зурлады

Уңыш бәйрәме узды.

Җиңүчеләр

“Арча батырларын барлый – 2020”

Ел да үтә торган бу бәйрәмнең быел тәгаен буласын язгы кыр эшләре чорында төгәл әйтеп тә булмый иде. Коронавирус дигән зәхмәт тормышыбызга кинәт килеп керде һәм китәргә уйламый да. Предприятиеләр, оешмалар тукталып калса да, авыл хуҗалыгындагы эшне туктатып булмый. Терлекне ашатасы, сыерны савасы, җирне сөрәсе, чәчәсе бар. Районыбыз хезмәтчәннәре шундый гади булмаган шартларда да фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, сынауларда сынатмыйча матур нәтиҗәләргә ирешә алдылар. Быел район тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 200 тонна сөт савылды. Игенчелек өлкәсендәге уңышларыбыз да куанырлык.

– Бүген  без бу залны тутырырлык итеп алдынгыларыбызны чакыра алмадык, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Кызганыч, таләпләр шундый. Районыбыз быел 217 мең тоннадан артык ашлык җыйнап, республикада икенче урынны алды. Республика конкурсында җиңгән 200 комбайнчының 20се – безнең районныкы. Бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Тагын 20 комбайнчыбыз район конкурсында  җиңүчеләр булды. Мул уңыш үстерүгә, аны җыйнап алуга  өлеш керткән барлык җитәкчеләргә, белгечләргә, механизаторларга зур рәхмәт!

Район башлыгы республика конкурсында җиңү яулаган комбайнчыларга бүләкләр тапшырды.

Бүләкләүләр районның сәнгать осталары чыгышлары белән аралашып барды. Һәвәскәр артистларыбызга, алып баручыларга рәхмәт! Бәйрәм бик мәгънәле, матур бер җыр кебек үтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов алдынгыларга тәбрикләү сүзләре әйтеп, район конкурсында җиңү яулаган комбайнчыларга бүләкләр тапшырдылар.

Игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 40ар центнердан артык уңыш алган хуҗалыклар җитәкчеләренә бүләкләрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илнар Габбасов  тапшырды. Ул Арча районы хезмәтчәннәренең  игенчелек тармагында һәр елны алгы сафларда булуын билгеләп үтте.

Икмәк булса, җыр да була, дигән сүзләрне тагын бер тапкыр раслый торган бәйрәм булды бу.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X