erid:2VtzquqpS7d
Бүген Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гәрәфи улы Шәйхетдиновка 90 яшь тулган булыр иде
Арча яңалыклары

Бүген Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гәрәфи улы Шәйхетдиновка 90 яшь тулган булыр иде

Исән булса... Бу турыда Арчаның «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева хәбәр итә.

Бүген нефть-газ үткәргечләр төзүче, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гәрәфи улы Шәйхетдиновка 90 яшь тулган булыр иде. Тырыш хезмәтләре белән дан тоткан: кырыс трасса шартларында – сазлыкларда, коточкыч салкыннарда, кар-бураннарда, урман эчләрендә - бүгенге уңайлы тормыш шартларын тудыруда үзен кызганмыйча эшләгән,  гади бульдозерчыдан идарә җитәкчесенә кадәр күтәрелгән якташыбыз ул безнең - Илсур Шәйхетдинов. Аның авыр хезмәт юлында зур дәрәҗәләргә ирешүе, барлык җаваплы эшләрне дә җиренә җиткереп  башкара алу сәләте  бүгенге көндә дә һәркемдә соклану хисләре уята.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев