erid:2VtzquqpS7d
Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган
Арча яңалыклары

Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган

Авыручылар арасында Арча районыннан да бар

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясенең 84 яңа очрагы теркәлгән. Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән», — дип искәрттеләр ведомствода.

Җиде кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (30 кеше) аралыгында ачыкланган. Алар арасында шулай ук 80-90 яшь аралыгындагы — биш һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә бар.

Коронавирус йоктыручылар саны Казанда (46 очрак) иң күбе булган. Чаллы шәһәрендә — җиде, Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарында дүртәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 мең 339 очрагы теркәлгән, 9 мең 75 кеше (шулардан 75 кеше — узган тәүлектә) терелгән.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-11-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-84-ya-a-ochragy-achyklangan-5789183


Нет комментариев