erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сөрдедән Һәдия апаның күңеле булган

Барча өлкәннәр исеменнән Сөрде авылыннан Һәдия әбиегез Камалова яза.

Бер—беребезне бик сагынган идек. Сөйләшеп сүзләребез бетмәде, -- дип язган Сөрдедән Һәдия апа Камалова. --  Өлкәнннәрне клубка җыйдылар. Безне бик зурлап каршы алдылар. Концерт карап, чәй өстәле артында кунак булдык.

Хәзер аяклар авырта, гел очрашып тормыйбыз.

Безгә шундый очрашу, бәйрәм оештырганнары өчен клуб мөдире Гөлнара Вәлиевага, аның кызы Гүзәлгә, китапханә мөдире Алсуга, безнең өчен йөгереп йөргән Рәхиләгә бик зур рәхмәт. Рәхмәтебезне шулай ук матур итеп биюче кызларга, кечкенә җырчыбыз Әхмәткә, авылның оста гармунчысы Наил Сабировка һ.б. юллыйбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без бу очрашудан авыруларыбызны онытып яшәреп кайттык. Үзебез дә тик утырмадык, уйнадык та, җырладык та. Безнең җирлектәге “Аю” ширкәте дә күчтәнәчләр өләшеп куандырды.

Һәркемгә саулык, иминлек, тынычлык, эшләрендә, укуларында гел уңышларга гына ирешүләрен теләп калам. Барча өлкәннәр исеменнән Сөрде авылыннан Һәдия әбиегез Камалова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аю ширкэте хужаларына рэхмэт. Арча пенсионерлары исеменнэн район хэм шэхэр житэкчелэренэ зур сэлэм !

    2
    X