erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Студентлар өлкәннәргә концерт куйды

Арча аграр сәнагать һөнәр көллияте студентлары Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында концерт куйды.

   Бер- беребезгә изге гамәлләр, яхшы эшләр белән ярдәм күрсәтү көндәлек тормышыбыздан һич тә читләшмәсен иде. Игелек дигән төшенчә эштә генә түгел, ул уебызда, күңелебездә  яшәргә тиеш. Бигрәк тә яшь буында кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү, аларда изгелек хисләре тудыру төп бурычыбыз.

  Шатлык зурмы ул, кечкенәме - мөһим түгел, ә менә кешеләргә аны бүләк итү үзеңнең дә күңелеңне сугара, яшәү офыгың киңәеп, яктырып киткәндәй була. Арча аграр сәнагать һөнәр көллияте һәм аның Арчадагы филиалы студентлары, ел саен  картлар йортына  концерт белән баралар.

   Быел да кыска гына  вакыт арасында булса да ,күңелле  минутлар бүләк иттеләр. Студентлар  әби-бабайларга матур чыгышлары белән бәйрәм ясадылар. Һәр чыгышны өлкәннәр көчле кул чабулар белән каршы алдылар.Җыр-биюләре, күңелгә үтеп керә  торган сүзләре белән  өлкәннәр күңелендә әйтеп бетергесез хис калдырдылар. Концерт ике телдә барды. Гарифуллин А.,Фазылҗанов Р., Петров И., Сәмигуллина З.,Рәхимова А. яраткан җырларын ихлас күңелләрен биреп башкардылар.Камалова А., Мугинова Д. Татар һәм мари халык биюләрен биеделәр.  Студентлар  күп күңелле минутлар, күңел тынычлыгы, яхшы кәеф бүләк иттеләр . Картлар йортында яшәүчеләр саубуллашканда тагын килүләрен үтенделәр. Ә студентлар , үз чиратларында, үзләренең һәрвакыт килергә әзер икәнлекләрен әйттеләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәйдуллина Л.Г.,

инглиз теле укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X