erid:2VtzquqpS7d
Сугыш урлаган балачак: Арчада күргәзмә эшли башлады
Арча яңалыклары

Сугыш урлаган балачак: Арчада күргәзмә эшли башлады

Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә Арчада «Сугыш урлаган балачак» күргәзмәсе эшли башлады. Ул үткән буын балалары язмышы аша сугыш чорының катлаулы чынбарлыгын ача.

Бөек Ватан сугышы еллары ил тарихында гына түгел, һәр гаилә язмышында тирән эз калдырган чор буларак билгеле. Бу елларның иң авыр йөген өлкәннәр белән беррәттән балалар да күтәрә. Нәкъ менә шул фаҗигале һәм шул ук вакытта батырлыкка бай чорны яшь буынга җиткерү максатыннан, «Казан Арты» музее каршында «Сугыш урлаган балачак» исемле күргәзмә оештырылган.

Күргәзмәдә сугыш елларында үскән балаларның тормышы  яктыртыла. Ул сугыш чоры балаларының көндәлек тормышын, алар кичергән кыенлыкларны һәм шул ук вакытта сакланып калган өмет-хыялларын күзалларга мөмкинлек бирә.


Нет комментариев