erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

         Сугыш аның һөнәрен үзгәрткән...

       Бөек  Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә бу көнне яккынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән һәркемне искә алырга,  аларның тормыш юлларын өйрәнергә, хәтерләребездә яңартырга тиешбез. Ул елларда фронтта дошманга каршы батырларча сугышкан, тылда намусллы хезмәт иткән якташларыбыз бик күп , без алар  белән горурланабыз.

                   Югары Курса авылында туып үскән  якташыбыз  Госман Бакиров Казанның 18 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан вакытта, Астрахань якларыннан килеп, Казанда югары белем алган биология укытучысы Гөлсем Җамалетдин кызы белән таныша. Озакламый алар семья корып җибәрәләр. 1926 елның 6 гыйнварында кызлары Суфия  дөньяга килә. Суфия  бик сөйкемле, чибәр, кызыксынучан бала булып үсә. Бик яхшы билгеләренә генә  укый, Казанда урта мәктәпне уңышлы тәмамлый. Ул сугыш елларында авиация институтында укый башлый. Бөек Ватан сугышы елларын:  “Ул елларда Казанда сугышта яраланган солдатлар өчен госпитальләр ачылды. Безне поездан яралыларны алып төшү өчен ярдәм итәргә алып баралар иде. Мин беренче тапкыр шундый күп сандагы яралыларны күрдем. Кайсы ыңгыраша, сызлана, кемнедер ярдәмгә чакыра... Күбесен носилкаларда күтәреп йөрттек. Беренче көннәрдә бик авыр булды, акрынлап ияләндек, авыруларга  ярдәм күрсәтә башладык. Су эчертәбез, яраларын бәйлибез, туганнарына хатлар язабыз. Авыруларны дәвалаучы врачлар, шәфкать туташларының үзләрен аямыйча хезмәт итүләре миндә соклану хислре һәм яралыларга ныклап ярдәм итү теләге уятты”,–дип искә ала Суфия апа.                                                                                        

 

         Сугыш Суфия Госман кызының фикерен үзгәртә, ул Казан медицина институтына күчеп укуын дәвам итә  һәм аны уңышлы тәмамлап Әлмәттә эшли, шул вакытта аспирантурада укый. Медицина фәннәре кандидаты буларак, үзе белем алган институтта  озак еллар студентларга белем бирә. Суфия апа безнең музей белән даими элемтәдә булды, әтисенең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле бик күп материаллар тапшырды, Урта Курса мәктәбендә оештырылган очрашуларда катнашты. Суфия апа әтисе һәм аның туганнары белән горурланып яшәде, улы Айдар гаиләсендә олы хөрмәткә лаек булып гомер кичерде.    

       Суфия апа  Госман абый турында  : “ Әтием   Госман Бакиров үз башыннан ике сугышны кичерде һәм икесендә дә кулына корал тотып Ватаныбызны немец илбасарларыннан саклауда катнашты.  Беренче империалистик сугышта ул патша армиясенең гади бер солдаты гына булса, Бөек Ватан сугышында инде ул подразделение парторгы, аннары фронт газетасы корреспонденты, Иделдән Одерга кадәр данлы җиңү юлын үтә. Әти “Кызыл Йолдыз”, “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, “Берлинны яулаган өчен”, “Праганы азат иткән өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән иде. Ул үзе турында сөйләргә яратмады, мин әнием белән аның “Сугышчы көндәлегеннән” китабында язылган истәлекләрен елый-елый укый идек”,– дип искә алды укучылар белән очрашу вакытында.

     

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X