erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сукмак өзелмәгән

  “Әлифба” музее авторлар Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитовалар үзләре исән вакытта ачылды.

                                  

      “Әлифба” музее авторлар Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитовалар үзләре исән вакытта ачылды. Ачылу тантанасында  алар   катнаштылар. Бу 1999 елның 6 октябре иде.

      Тантанада шул вакыттагы Татарстан Республикасы Мәгариф министры Харисов Фарис Фахразович, Арча муниципаль районы башлыгы Сабиров Илһам Наилевич, Самара өлкәсе Камышлы районы делегациясе, күрше районнардан кунаклар,  мәгариф өлкәсендәге җитәкчеләр катнашты.

      Байтуганнан, Сәләй Вагыйзовның туган авылыннан, килгән кунаклар бүләк итеп өч картина алып килгәннәр иде. Әлифба авторына үз туган ягыннан килгән бүләкләр бигрәк тә якын иде шул. Ул аларны озаклап карады, Байтуган күренеше белән сокланды, авыл янындагы тауларның исемнәрен искә төшерде.

      Өченче картинада мәчет һәм аның янында кечкенә генә йорт сурәтләнгән.  “Мин асрамада үскән өй бу”, - диде. Кунакларга борылып сорау да бирде.  “Менә бу мәчет нәкъ  шундый иде: каршыда ике агач,  артта бер агач үсә. Буявы да,  манарасы да шулай иде. Ләкин монда бер деталь җитми”. Бар да уйланды, һәм төрле фикерләр әйтелә башлады. Сәләй Вагыйзов сүзсез генә тыңлады да, үзе уйлаган фикерне яңгыратты: “Монда сукмак юк. Безнең мәчеткә беркайчан да сукмак өзелмәде”, - диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Татарстандагы мәчетләрнең манаралары киселеп, үзләре ашлык складларына, химик ашлама складларына әйләндерелгән вакыт иде шул. Ә татарлар яшәгән Россия өлкәләрендә мәчетләр сакланып калган. Байтуганда бүген дә шул 120 ел элек салынган мәчет эшли. Ул эчтән һәм урамнан хәзерге материаллар белән тышланган. Ә мәчет янындагы кечкенә йорт урынында өр-яңадан төзелгән Сәләй Вагыйзовның музей-йорты.

 

                                                                                             Дамир Таҗиев,

                                                                                              “Әлифба” музее җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X