Хуш киләсез, кошкайлар!
Үткән җомгада, 25 мартта, Корайван авылында яшәүче Вәли Фәттахов болында сыерчыклар күрдем, дип шалтыратты. Алдагы көнне тургайларны һәм тәкәрлекләрне дә күргән. Сыерчыкларны каршыларга әзер булып торыйк. Ояларны чистартыйк, төзәтик, яңаларын ясап яки сатып алып куйыйк. Кара каргалар килгәнгә дә бер айлап вакыт узды. 23 февральдә килгән иделәр. Козгыннар инде ояларында, бала чыгарырга әзерләнеп, йомыркаларын (бишәү) җылытып утыралар.
Нет комментариев