erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сыерлар, бозаулар һәм 200 бройлерны янгын харап иткән

Узган төндә Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Бирде авылына кергән җирдә малчылык фермасында янгын чыккан.

“Янгын урынына  кичекмәстән Рәҗәп, Балтач, Юмаш һәм Тайняш авыл биләмәләренең ирекле янгын сүндерү командалары һәм башка ашыгыч хезмәтләр юнәлтелә. Янгын подразделениеләре килеп җитүгә 900 кв.метр мәйданда ферма янган булган. Ут чыкканда бинада 50 баштан артык эре мөгезле мал исәпләнгән”, — диләр РФ Гадәттән тыш хәлләр минстрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә.

Янгынны сүндерү көчле җил белән катлауланган. Бәхеткә, каза күрүче кешеләр юк. Әмма 10 сыер, 11 бозау, 1 ат һәм 200дән артык бройлер ут корбанына әверелгән шул...

Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Янгын урынында сынау лабораториясе белгече һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе эшли.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: bashinform.ru

Фото: Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Sierlar-bozaular--m-200-broylerni-yangin-harap-itk-n-206302/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X