http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Сынауларда сынмаган

30 октябрь – Репрессия корбаннарын искә алу көне 

 

Язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулла Бәдретдин улы репрессия корбаны булуын ишетеп тә, әсәрләре аша да яхшы беләбез. Әтисенең ачы язмышы әсәрдә ачык сурәтләнеп, гаиләсенең нинди газап-авырлыклар аша үтүләрен күз алдына китерәбез. Ләкин авылыбызда мондый корбаннар берәү генә булмаган. Шунысы күңелне тырный. 1929 елның 2 декабрендә Мөхәмәтҗанова Нәгыймә, 1937 елның 16 ноябрендә кулга алынып, атып үтерелгән Мәхмүт Әхмәдиев, 1937 елның 19 декабрендә төрмәгә утыртылып, 1938 елның 5 январенда атып үтерелгән Сөнгатулла Мәһдиев, 1940 елның 22 августенда ак финнарга әсирлеккә төшкәне өчен кулга алынган Шамил Нурисламовлар. Алар арасында Гыйндулла Габидуллин да бар. Бу кешеләр – аңлы, белемле, киләчәккә карап фикер һәм эш йөртүче авылдашларыбыз. Бу вакыйгаларны күзаллавы да авыр: үзләре ничек түзгән, гаиләсе нишләгән, балалары нинди халәттә калган? Сораулар күп, ләкин җавап бирүе авыр.

Габидуллин Гыйндулла Габидулла улы 1908 елда хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында алты балалы ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Яшь ярымлык вакытта малайның башына әллә ниткән кутыр чыга. Аны дәвалау ысулын белмиләр, әбисе аңа яулык киертеп йөри. Ике яше тулганда башы чистара, ләкин бер як күзе кылый булып кала. Баланы яшьтәшләре үчекли, мыскыллый торган булалар. Малай алар белән хәтта үзен яклап сугыша да. 9 яшендә Сөнгатулла муллага укырга йөри. Мулла аның белем алырга омтылышын күрә, башка балалардан мыскыл иттерми. Бертуганнары белем ала алмаган вакытта, Гыйндулла укырга-язарга өйрәнә, дин сабакларын үзләштерә. Кияргә киндердән тукылган бер күлмәк яки ыштан булган чорда ул югалып калмый, мәдрәсәгә йөрүдән туктамый, мулланың һәр әйткән сүзен күңеленә сеңдерә, тырыш укучы булып санала. Егет булып өлгерә. Туры сүзле, намуслы Гыйндулла авыл кызы Миңнебәдәргә өйләнә. Колхозда гел җитәкче урында: ферма, яшелчә, алмагач бакчалары мөдире булып эшли. Кирәк чакта колхозга районнан әйберләр дә алып кайта.

...Гөберчәк авылының урман буенда сыер һәм җәнлекләр фермасы урнаша. Гыйндулла шунда ферма мөдире булып эшли. Язгы якка малларга ашатырга калмый. Сыерлар күтәрәмгә кала. Аларны бау белән күтәртеп савалар, төнге көтүгә чыгара башлагач, маллар бераз хәлләнәләр. Гыйндулла ул вакытта да өенә кайтмыйча, фермада маллар янында кала. Аннан соңгы елларда колхоз амбарында ашлык киптерү агрегатында эшли. Ел явымлы булу сәбәпле, җыеп алынган ашлыкны сушилкада киптерергә кирәк була. Колхозның планы да үтәлергә тиеш. Ул көнне төнгә ялгап эшли. Ләкин шул мизгелләрдә дә аяк чалучылар табыла. Эшләп торган сушилкага коры агач кисәкләре ыргытып, көтмәгәндә сушилка яна башлый. Гыйндулла югалып калмый, янгыннан саклану өчен әзерләп куелган суны эчтән сибә, ут ялкыны аның тәнен пешерә, тавышына да зур зыян килә. Ялкын эчендә калган әтиләрен күреп, балалары сушилка тирәли чабып йөриләр. Ләкин берсеннән-берсе кечкенә балалар бу вакытта ни эшли ала? Авыл халкы ярдәмгә килеп, янгын сүндерелә. Шушы очракта да ул беркемне гаепләми, гәрчә кемнәр аңа аяк чалганын белсә дә.

Аның намус белән тырышып эшләгәне, күрсәткечләре югары булу, авыл халкын яклап, аларга уңайлыклар тудыру хакындагы фикерләре кайберәүләрнең ачуын, көнчесен китерә. Аны, партиягә каршы чыга дип, эзәрлекли башлыйлар, гел йортына кереп, тентүләр, сорау алулар үткәрәләр. Бу түбәнсетүләргә түзә алмагач, ул гаиләсен алып, Казанка авылындагы туганына барып, качып та яшәп карый. Ул вакытта урманчы хезмәтен башкара. Бервакыт балалары Ленин, Сталин портретларын алып, сызгалап уйныйлар. Нәкъ шул мизгелдә кабат НКВДның тентүчеләре өйгә килеп керә. Балалардан: “Кем сезгә бу сурәтләргә сызгаларга кушты?” – дип сорыйлар. Зирәк акыл белән Гыйндулланың олы кызы Каюмә: “Без үзебез буйыйбыз”, – дип җавап кайтара. НКВДчылар Гыйндуллага бәйләнерлек әйбер тапмагач, йорттан чыгып китәләр. Миңнебәдәрнең абыйсы Әмин, биш кешелек гаилә гел кеше өстендә яши алмаячагын аңлап, аларны кире авылга алып кайта. Ничек кенә булмасын, кайберәүләрнең саруын кайнаткан, алдынгы карашлы, үз фикерле, тырыш Гыйндулланы ялган шаһитләр табып, ниндидер документларга кул куйдырып, “халык дошманы” тамгасы белән 1941 елның 17 апрелендә 58-10 статьясы белән төрмәгә утырталар. Аның берсеннән-берсе кечкенә өч сабые, җиләктәй хатыны кала. Гыйндулла үзенең нинди гаеп белән төрмәгә утыртылуын аңламый да. Ә авылда аның хезмәтеннән, тормышыннан көнләшүчеләр җитәрлек. Бу көнләшү, үчлек Гыйндулланың әтисе чорыннан ук башланган һәм нәселдән үч алу теләге белән “янганнар” нәкъ менә Гыйндулладан ачу алганнар. Бу вакыйганың тарихы байтак тирәннән башлана... Ләкин бу турыда язуның мәгънәсен тапмыйм, чөнки Мөхәммәт Мәһдиев язганча, әти-бабаларының үчле гомер кичерүләренә бүген авылда яшәүче нәсел дәвамчылары гаепле түгел. Бәлки алар бу тарихны белми дә торганнардыр...

Гыйндулла Габидуллин Казанның Вахитов төрмәсендә алты ел утыра. Төрмәдә ул ашханәгә ашамлыклар ташый. Хатыны Миңнебәдәр мөмкинлеге булганда аның янына килә, хәлен белә. Алты елдан соң Гыйндулла авылга кайта һәм колхозда эшләвен дәвам итә, ике баласы туа. Заяга узган алты ел эчендә ниләр генә күрмәгәндер, ләкин бу турыда ул берни сөйләргә яратмый.

Гыйндулланың йөрәген тырнап торган “халык дошманы” тамгасыннан арынасы килә. Ул үзенең тормыш һәм хезмәт юлын язып, Мәскәүгә хат юллый. “Мин ни өчен алты ел гомеремне төрмәдә үткәреп, балаларымны, хатынымны тормышның авыр чагында ялгыз калдырдым? Ни өчен?” – дигән сорауларга җавап сорый. Күрәсең, Мәскәүдә дә аңсызлар утырмый, Гыйндулла Габидуллин турында төгәл һәм дөрес мәгълүмат туплап, аны 1962 елның 21 февралендә РСФСРның суды аклый. Бу турыда хәбәр килгәч, балаларына пенсия билгеләнә, Гыйндулланың алты еллык газабын хезмәт стажына кертергә дигән приказ килә һәм шулай эшләнә дә.

Гыйндулла Казаклар авылы башында урнашкан яшелчәлек бригадиры булып эшли. Яшелчәләр әйбәт үссен өчен ул каникул чорында укучы балаларны да эшкә җәлеп итә. Алар инештән көянтә-чиләк белән су ташыйлар. Кәбестә, кыяр, кишер кебек яшелчәләр ишелеп уңа. Югары уңыш алуга ирешкән Гыйндулла алма бакчасының эшен дә башлап, эшләтеп җибәрә. Кура җиләге, карлыган да ишле булып, уңышы елдан-ел арта гына бара. Анда да балалар җәйге каникулда чүп үләне җыялар, су сибәләр. Гыйндулла Габидуллин авырган малларны да дәвалый. Нинди генә эшкә тотынса да, ул намус белән башкара, башкаларга үрнәк алырлык итеп эшли.

Бертуганы өчен колхоз хисабына йорт салдыруга ирешкән кеше ул. Абыйсы Һадиулланың гаиләсе 1950 еллар башында читкә чыгып китә. Ләкин кире әйләнеп кайтканда аларның алты почмаклы йортына колхоз рөхсәтсез корчаңгы сарыклар керткән була. Гаилә тору урынсыз кала. Берничә ел ферма өендә яшәргә мәҗбүр булган Шәмсикамал Габидуллина ике баласы белән бары 1961 елда гына Гыйндулланың тырышлыгы нәтиҗәсендә яңа төзелгән йортка урнаша.

Реклама
https://www.арскавто.рф/?erid=2VtzqxcFCPz

Кыю йөрәкле, үз сүзен өзеп әйтә белүче, алга карап яшәргә өйрәнгән, репрессия корбаны булган авылдашыбызның балалары бер-бер артлы үсеп, белем алып, эшкә урнашалар, гаилә коралар, балалар үстерәләр. Тыныч, имин тормышта куанычлар белән яшәгән Гыйндулла 1978 елның 2 июнендә, каты авырудан соң вафат була. Төзегән йорты, утырткан алмагачлары бүген дә аны сагынып, моңсуланып утыралар сыман. Ләкин балалары нигез ишегенә йозак салмыйча, һәрвакыт туган ояларына кайтып йөриләр, әтиләренең истәлекләрен саклыйлар, рухына дога кылып яшиләр.

Йөрәкне тырнаган бер әйбер бар: үз авылдашыңны яки күршеңнең намусын пычрату, аяк чалу, көнчелек бервакытта да яхшылык белән тәмамланмый. Ләкин яшь буын онытмасын иде: кыю йөрәкле, тырыш, белемле, әдәпле авылдашларыбыз нинди генә вакыйга корбаны булмасын, алар үз намусларына тугры калып, горур рәвештә бу юлны үткән.

 

Фотоларда Гыйндулла Габидуллинның 

1.Тавык фермасында эшләгән вакыты

 

  1. Гаиләсе белән

Халидә Габидуллина,

Гөберчәк.

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев