erid:2VtzquqpS7d
Табигать кочагында
Арча яңалыклары

Табигать кочагында

Кызыклы сәяхәт булды.

Арчаның 6нчы мәктәп укучылары бүген Арча аучылык хуҗалыгында кыр куяннары өчен куелган савытларга тоз салдылар, витаминлы үлән көлтәләре элделәр. Алар бу көнне рәхәтләнеп табигать кочагында йөрделәр. Район аучылар оешмасы рәисе Ильяс Фәттахов  аларга райондагы кошлар, җәнлекләр турында сөйләде, аларны саклау буенча үткәрелә торган чаралар турында әйтте. Балалар әлеге сәяхәттән бик канәгать булып кайттылар.

Лилия Җиһангирова.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев