erid:2VtzquqpS7d
Табынга тәмле кабымлык
Арча яңалыклары

Табынга тәмле кабымлык

Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз ямьле булсын!

Бәрәңгене эре угычтан уып, өстеннән салкын су йөгертәбез һәм саркытырга куябыз. Ул арада 1:1 исәбеннән йомшак сыр (плавленый) һәм русчалатып әйтсәң творожный (сливочный) сырны бергә кушып, шуңа чама белән генә туралган яшел укроп салабыз.
Саркыган бәрәңгегә берничә бүлем сарымсак кыргычлап, тоз һәм кара борыч өстибез. Майлы табага берәр кашык салып ике ягын да кыздырып алабыз. Суый төшкәч өстенә әзер кремны сылап, кызыл балык һәм яшелчәләр белән бизибез.

 

Рецепт һәм фото авторы - Рамилә Закирова @ramilya_zakirova86

http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/tabynga-tmle-kabymlyk


Нет комментариев