erid:2VtzquqpS7d
Тагын 5мең сум турында
Арча яңалыклары

Тагын 5мең сум турында

5 мең сум турында сораулар гел килеп тора.

В.Путин вәгьдә иткән 5 мең сум турында сүз бара.

Ана капиталы хокукына ия булган гаиләләргә 3 яшькә кадәрле һәр балага 1апрельдән башлап өч ай биреләчәк ул 5 мең сум акча.

Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина болай ди:

- Бу турыда әлегә безгә рзсми документ килмәде. Килгәч тә хәбәр итәчәкбез. Кайбер әти-әниләрдән электрон  гаризалар килә башлады. Гаризалар дөрес язылмый. Безнең үтенеч шул: ашыкмагыз! Документы килсен. 5 мең сумны алырга хокукы булган берәү дә әлеге акчаны алмый калмас. 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев