erid:2VtzquqpS7d
Тагын бер шахмат почмагы ачылды
Арча яңалыклары

Тагын бер шахмат почмагы ачылды

Бүген, 6 апрель көнне Курса Почмак мәктәбендә шахмат почмагы булдырылды

Районыбызның инде берничә мәктәбендә ачылган шахмат почмагы бүгеннән районыбызның Курса Почмак мәктәбендә дә эшли башлый. 

Ачу тантанасы бик матур итеп оештырылган иде. Чарага килгән кунаклардан җылы теләкләр, укучылардан концерт номерлары, оста уйнаучылардан шахмат уены - бер сулышта узды. 

Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин сүзләренчә, шашка, шахмат уеннары - кызыклы гына түгел, киләчәк буын өчен файдалы да. Әлеге мәктәптә инде берничә ел түгәрәк алып баручы Мөдәрис Лотфуллин биредә оста уенчыларның барлыгын ассызыклап китте, бу почмакның булуына шатлыгын белдерде.

 


Арча районы Арча хәбәрләре шахмат

Нет комментариев