erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

​​​​​​​Тагын озак еллар тигез гомер насыйп булсын

​​​​​​​ЗАГС бүлеге  хезмәткәрләре Арча мәдәният йортына чакырып, бриллиант, алтын туйларын билгеләп үтүче парларны тәбрикләделәр.

ЗАГС бүлеге  хезмәткәрләре Арча мәдәният йортына чакырып, бриллиант, алтын туйларын билгеләп үтүче парларны тәбрикләделәр. Озак еллар тату, матур гомер иткән юбилярлар өчен шундый тантана оештыру күркәм традициягә әверелде. Парлашып Мендельсон маршы астында туганнары, балалары ясаган тере коридор аша үтү, тәбрикләү сүзләре, танышу тарихларын искә төшерү – алар өйләнешкәндә булды микән? Мөгаен, юктыр. Бу көнне юбилярларыбыз яшьлеккә әйләнеп кайткандай булдылар. Әйтерсең, сизелмичә дә үтеп киткән алтмыш, илле ел гомер булмаган да.

Октябрьнең 24е. Розалия апа белән Данил абый Гыйльмуллиннар гаиләсе өчен бу гадәти түгел, ә иң матур көннәрнең берсе булып санала. Чөнки ул көнне моннан алтмыш ел элек Гыйльмуллиннар гаиләсенә нигез салына. Моннан тыш шушы көнне 1932 елны Данил абый, 1936 елда Розалия апа, 1960 елда кызлары Римма дөньяга килә.

Колачы егете Данил белән Башкортстан кызы Розалияне язмыш үзе кавыштыра. Данил Владивостокта хезмәт итә. Ә 1955 елда комсомол юлламасы белән Сахалин утравына эшкә китеп бара. Утрауга абыйсының баласын карарга дип килгән Розалияне дә биредә очрата. Ике яшь йөрәк әнә шулай кавыша. Бер елдан кызлары Римма туа.

Көн артыннан көн туып, вакытның үткәнен дә сизми калалар Гыйльмуллиннар. Римманың мәктәпкә барыр вакыты да килеп җитә. Туган якларын сагынып, еш кайту турында сөйләшә башдаган Данил белән Розалиягә шул җитә кала. 1968 елда тәвәккәлләп Арчага күченеп кайталар. Монда Лилияләре дөньяга аваз сала. Гаилә бөтенләй түгәрәкләнә.

 Ул чордан соң да күпме вакыт үтеп киткән. Кызлар үсеп буйга җиткән, гаилә корган, үзләре бала үстерә. Римма Казан федераль университетында геолог, Лилия Канадада инглиз теле укытучысы. Әнә шулай алтмыш ел үтеп, бриллиант туйларына килеп җиткәннәрен сизми дә калганнар Гыйльмуллиннар.

Венера апа белән Рәдиф абый Әхмәдиевларның бергә яши башлауларына илле ел. Арчада таныша бу пар. Рәдиф тумышы белән Алмалы авылыннан. Армиядән кайткач Арчадагы төзелеш оешмасында балта остасы булып эшли башлый, Орнашбаш кызы Венера мәктәпне тәмамлаганнан соң шул ук төзелеш оешмасына ташчы булып урнаша. Тулай торакта күрше бүлмәләрдә генә яшәп, бер-берсен күзләп йөри торгач, араларында мәхәббәт уты кабына. Озакка сузмый өйләнешеп тә куялар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башта алар бер әбидә яшиләр. Уллары Ринат тугач үз көчләре белән йорт салып чыгалар. Яңа өйне бизәп уллары Ирек белән кызлары Ильмираны да алып кайталар. Хәзер оныклары уңышына куанып яшиләр.

Искиткеч кунакчыл, ачык йөзле кешеләр алар. Йортларыннан кеше өзелеп тә тормый. Барысына да ишек ачык. Тормыш булгач төрле чак булгандыр, әмма авырлыкларны бергә кичерә, шатлыкларга бергә куана белеп, бер-беренә терәк булып яши белә бу пар. Рөстәм Зиатдиновның яраткан җыры алар өчен  тәбрикләү булып яңгырады.

Әнә шундый искиткеч матур ике гаилә белән таныштык ул көнне. Бриллиант һәм алтын парларны балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары котлады. Расих Галимҗанов та җырларын аларга багышлады. Район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов парларны котлап, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды. Розалия апа белән Данил абый, Венера апа белән Рәдиф абый чәчәкләр арасында калды.

Ә иң дулкындандыргыч мизгел ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул кую булгандыр, мөгаен. Истәлеккә парлап төшкән фоторәсемнәре төшерелгән сәгать дә бүләк иттеләр. Әлеге сәгать теле тагын озак еллар тигез гомер насыйп итсен иде үзләренә.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Былтыр минем ати аниемнен алтын туйларын уткэреп уттек.эммэ болай загска тешелмэде

    2
    X