erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тарихи бакчага 55 ел

Бинасы ябылса да, анда заманында кеше язмышлары белән бәйле тормыш кайнаган. Лесхоз балалар бакчасы ачылуга 29 декабрьдә 55 ел тула.

Лесхозда нәүмиз булып буш балалар бакчасы бинасы тора. 1966 елда ачылган бакча 2015 елда ябыла. Хәзер авыл балалары өр-яңа уңайлы Үрнәк балалар бакчасына йөри. Әмма үткәннәрне онытырга ярамый. Ул тарих. 1966 ел була ул. Беренче бакча мөдире булып Зөлфирә Бакиева эшли. Беренче тәрбияче – Мәдинә Баһрамова. Юбилей уңаеннан Мәдинә ханым Баһрамова белән сөйләштек.

– Миңа ул вакытта 27 яшь иде, – дип сөйли Мәдинә ханым. – Арча педагогия училищесын тәмамлаган тәрбияче мин. Тумышым белән Субаш Атыдан. Әти безнең финансист иде. Күчеп йөрергә туры килде. Байлар Сабасында балалар йортында тәрбияче булып эшләдем. Аннан Үрнәккә күчеп килдек. Ике фатирлы йорт итеп төзелгән бина иде ул. Арча урман хуҗалыгы балалар бакчасы итте. Аерым кухнясын төзеп куйдылар. 29лап бала йөрде. Артыгын алырга урын булмады. Беренче мөдиребез Зөлфирә Бакиеваның бүгенге көне турында берни дә әйтә алмыйм. Алар безнең авылдан күчеп киттеләр. Ул вакытта бакчага йөргән балалар үзләре әби-бабайлар инде хәзер. Эх, ул шау-гөр килеп эшләп йөргән вакытлар... Дүрт кеше эшләр идек. Мөдир, тәрбияче, нянка, пешекче. Эшемне бик яраттым. 1969 елдан 1989 елга кадәр бакча мөдире булып эшләдем. Аннан пенсиягә чыкканчы 1994 елга кадәр Үрнәк бакчасында мөдир булдым. 1985 елда Үрнәктә дә балалар бакчасы ачылган иде.

– Ни өчен миңа бу балалар бакчасы якын? – дигән сорауны куя тәрбияче Илсөя Әлтәфова. – Лесхоз бакчасында мин, минем абыем, аның кызы, минем улым тәрбияләнде. Әни мине балалар бакчасына алсыннар өчен, үз эшеннән китеп, бакчага эшкә керде. Педагогия училищесында укыганда ук практиканы шушы Лесхоз балалар бакчасында үттем. 20 ел мәктәптә эшләгәннән соң кабат мин бакчага кайттым. 2014 елның гыйнвары иде ул. Бу юлы бакча мөдире булып... Ләкин, озакка түгел, чөнки 2015 елның октябрендә бакча ябылды. Мин хәзер Үрнәктә яңа балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим.

70нче елларда тәрбияче булып эшләгән Татьяна Михайловна Ипполитова: “Лесхоз балалар бакчасында 5 ел эшләдем, – дип сөйләде. – Мөдиребез Мәдинә Мәхмүтовна таләпчән яхшы педагог иде. 37шәр бала йөргән вакытлар булды. Ул вакытта балалар да, әти-әниләр дә икенчерәк иде. Хәзер балалар көйсезрәк, дип әйтимме. Бүгенге тәрбиячеләргә Аллаһы Тәгалә түземлекләр бирсен. Элек эшләве гадирәк иде. Бүген дә өйдә балалар белән эшлим әле мин. Мәктәпкә әзерлим. Җырлыйм да, биим дә, шигырьләр дә язгалыйм, концерт, спектакльләрдә дә катнашам, урманны бик яратам.

Бакча тарихы әнә шундый кешеләре – мөдир, тәрбияче, нянка, пешекчеләре белән матур. Бакчаны 1нче урынга чыгарып (1996 ел), игелекле, тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, бүләкләр алып эшләгән коллектив. Исән-сау булсыннар! Шөкер, ябылган бакча эшен яңалары – Үрнәк балалар бакчасы дәвам итә.

Лесхоз балалар бакчасында эшләгән мөдирләр:

1966–1968 елларда – Зөлфирә

Бакиева.

1968–1969 елда – Әлфия Закирова.

1969–1989 елларда – Мәдинә Баһрамова.

1989–1990 елда – Лилия Кәримова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1990–2007 елларда – Гөлара Шәйдуллина.

2007–2014 елларда – Лилия Кәримова.

2014–2015 елда – Илсөя Әлтәфова.

Тәрбиячеләр:

Мәдинә Баһрамова,

Любовь Гаранина,

Валентина Черноброва,

Татьяна Ипполитова,

Рәисә Сәйфуллина,

Лилия Кәримова,

Римма Идиятова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X