erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Татар кызы -2021” бәйгесендә Апаз мәктәбе укучысы гран-при яулады

14 декабрьдә Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Татар кызы -2021” районкүләм бәйгесе узды.

Бәйгенең үзәгендә Арча шәһәренең 16  мәктәбенең иң булган, иң уңган, иң чибәр кызлары биш этапта көч сынаштылар. Әлеге бәйгедә мәгарифне үстерү институты доценты, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы да катнашты.

Бәйгене ачып җибәргән Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең җырчы сандугачлары Алмаева Диананың, Гайнетдинова Азалиянең, Надыршина Зиләнең  моңлы тавышлары күңелләрне җилкендереп, моң дәрьясында йөздерделәр.

Бәйгенең максаты һәм бурычы: татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару.

 

“Тәрбиядән яраладыр тәрбия” дип аталган конкурста кызлар татар халык йолаларын, “Тапкырлык һәм зирәклек ” дип аталган конкурста - татар халкының мәкаль,әйтемнәрен ни дәрәҗәдә белүләрен, “Кулларымнан гөл тама” дип аталучы турда кул эшләрен белү сәләтләрен күрсәттеләр, татар милли  киемнәрен тәгъдим итеп, бию башкардылар.  

Соңыннан Татарстан республикасы, Арча муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Эльвира Шамиль кызы катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәртәбәле жюри әгъзаларына җиңүчеләрне ачыклавы җиңел булмады, чөнки кызларның барысы да талантлы. Шуңа да аларның һәркайсына махус дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелде.

 

Апаз урта гомуми белем мәктәбе укучысы Пөшәңгәр кызы Галәветдинова Гөлфия – гран при яулады! Арча беренче номерлы урта мәктәбе укучысы Минашаева Эльза – беренче урын, Шушмабаш урта мәктәбе укучысы – Фәттахова Айгөл – икенче урын, Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучысы Сафаргалиева Айсылу – 3 урын.

 

Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп, тагын да югары үрләр яулавыгызы теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X