erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Иҗтимагый палатасы: Тавыш бирү урыннарында 16,5 мең күзәтүче утыра

Күзәтүчеләр 25 июньнән башлап эшкә керешкән.

Татарстан иҗтимагый палатасы төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларына 16,5 мең күзәтүче җибәргән. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Гомумроссия тавыш бирүләренең Республика матбугат үзәгендә белдерде.

«Иҗтимагый палатадан барлыгы 16 мең 543 күзәтүче җибәрелде. Алар тавыш бирүнең барлык этапларында да эш графиклары буенча бүленгән иде. Иң мөһиме — тавыш бирүнең барлык форматларын, шул исәптән йорт яны участокларында һәм өйдә тавыш бирүне тәэмин итү. 25 июньдә барлык күзәтүчеләр дә участокларда иделәр», — диде ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, бүгенге тавыш бирү күзәтүчеләр өчен иң әһәмиятлесе. «Участокларда алты-җиде кеше эшли. Мин җидешәр күзәтүче булган өч участокта булдым, башка көннәрдә икешәр-өчәр кеше иде. Бүген участокларда тавыш бирүнең башка көннәренә караганда күбрәк күзәтүчеләр утыра», — дип аңлатты ул.

  • Бөтен Россия буенча РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бара. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссияләре эшли.

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X