erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда 200 мәктәп укучысы 69 мең сумлык грант иясе булачак.

Ул кемнәргә бирелә?

 

 

Татарстанда 200 мәктәп укучысы 69 мең сумлык грант иясе булачак.

 

Мондый стимуллаштыру түләүләре 5–11 сыйныф укучылары өчен «Физика-химия нигезләрендә алгарыш» (Физико-химический прорыв) проектында  каралган.

Грантлар физика, химия яки биология фәннәрен актив һәм уңышлы үзләштерүче балаларга биреләчәк. Барлык грант алучылар өч категориягә бүленгән:

 * 5–6 сыйныфлардан — 50 кеше;

 * 7 сыйныфлардан — 30 кеше;

 * 8–11 сыйныфлардан — 120 кеше.

Конкурс нигезендә сайлап алуны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырачак. Мөһим шарт: соңгы ике уку елында әлеге фәннәр буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының йомгаклау этабында һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар грантка дәгъва итә алмый.

 

Чыганак: https://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/tatarstannyn-in-salatle-200-ukucysy-maxsus-grant-iiase-bulacak?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2Fbbeb271b-8159-5a9e-9daf-c3879c5b4d28


Арча хәбәрләре

Нет комментариев