erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү чаралары үтәчәк
Арча яңалыклары

Татарстанда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү чаралары үтәчәк

Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

2026 елның 24 июненнән 3 июленә кадәр Татарстан Республикасында җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен киметү максатыннан махсус профилактик чаралар үткәреләчәк.

Бу чорда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре:

  • җәяүлеләргә юл бирмәгән йөртүчеләрне ачыклауга;

  • җәяүлеләрнең юлны тиешсез урыннан яки светофорның тыю сигналына чыгу очракларын кисәтүгә;

  • торак пунктлардан читтә төнге вакытта яктылык кайтаргыч элементлар кулланмаучы җәяүлеләрне контрольдә тотуга аерым игътибар бирәчәк.

Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы объектларын — җәяүлеләр кичүләрен, тротуарларны һәм җәмәгать транспорты тукталышларын тиешенчә тоту буенча контроль көчәйтеләчәк. Йөртүчеләр җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә тиеш. Җәяүлеләр исә юлны бары тик билгеләнгән урыннарда гына һәм транспорт чарасы йөртүчесенең юл бирүенә инанганнан соң гына чыгарга тиеш. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев