erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада ришвәт алуда шикләнүчеләрнең эше судка җибәрелде

Ришвәтнең гомуми суммасы 400 меңгә җитә.

Бу хакта  ТР буенча Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитетының тишерү органнары тарафыннан Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан алу һәм теркәү бүлегенең элеккеге җитәкчесенә, элеккеге дәүләт инспекторына һәм тагын өч кешегә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Алар,  һәрберсенең роленнән чыгып, РФ Җинаять кодексының 285 маддәсе (вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану), 290 маддәсе (ришвәт алу), 291 маддәсе (ришвәт бирү), 291.1 маддәсе (ришвәтчелектә арадашчылык), 292 маддәсе (хезмәт урынында алдашу) буенча гаепләнә.

 

Тикшерү версиясе буенча, Юхиди хезмәткәрләре 2019 елның августыннан 2020 елның гыйнварына кадәр ике арадашчы аркылы гражданнарга теоретик һәм практик имтиханнарны тапшырмыйча гына машина йөртү таныклыгы алуда булышлык күрсәтә. Тикшерү барышында җинаятьчел эшчәнлекнең 20 эпизоды ачыклана. Барлык ришвәт күләме 400 мең сумга якын. Элеккеге ЮХИДИ хезмәткәрләреннән һәм ике арадашчыдан тыш, бер ришвәт бирүче дә җинаять җаваплылыгына тартыла. Калганнарга карата җинаять эше үкенү сәбәпле туктатылды.

Тикшерүче соравы буенча суд тарафыннан гаепләнүчеләрга өй аресты билгеләнде. Җинаять эше расланган гаепләү нәтиҗәсе белән судка   җибәрелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://tatarstan.sledcom.ru/news/item/1516783/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев