erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда бу атнада кар явачак һәм 9 градуска кадәр суытачак

10 ноябрьдә һава шартлары үзгәрәчәк.

Татарстанда бу атнада кар явачак һәм 9 градуска кадәр суытачак
10 ноябрьдә һава шартлары үзгәрәчәк.
 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда температура торышының җитди үзгәрүе көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фаразларда шул хакта хәбәр ителә.

Иртәгә, 9 ноябрьдә, республикада чагыштырмача җылы һава торышы саклана әле. Әмма чәршәмбе, 10 ноябрьдә, һава шартлары үзгәрәчәк. 

Төнлә Татарстанда,нигездә, җепшек кар яварга мөмкин. Көндез төбәктә явым-төшем көтелми. Җил төньяктан  булачак, һава температурасы төнлә -1.. -6, көндез 0.. -4 градуска кадәр төшәчәк, дип белдерә синоптиклар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пәнҗешәмбе, 11 ноябрьдә, төнлә һәм иртән һава температурасы 4-9 градус салкын булган аз болытлы һава торышы саклана. Тик көндез һава торышы янә үзгәрәчәк: «чираттагы Атлантика циклонының атмосфера фронты янә күкне тыгыз болытлар белән каплаячак». Республиканың көнбатыш өлешендә җепшек кар явачак. Көндез +1.. -4 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологлар мәгълүматы буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 12 һәм 13 ноябрьдә, Татарстанда циклонлы һава торышы саклана. Вакыты белән явым-төшем көтелә, нигездә кар рәвешендә. Һава температурасы төнлә нульдән 5 градуска кадәр һәм көндез +1дән алып -2 градуска кадәр булачак .

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/08-11-2021/tatarstanda-bu-atnada-kar-yavachak-m-9-graduska-kad-r-suytachak-5842713

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X