erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда бүген кар, буран һәм бозлавык көтелә
Арча яңалыклары

Татарстанда бүген кар, буран һәм бозлавык көтелә

Бүген Татарстан территориясендә болытлы һава торышы хөкем сөрәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.

 

Республика районнарының кайбер өлешләрендә аз күләмдә кар явачак, буран булуы ихтимал. Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыш юнәлешеннән секундына 6–11 метр тизлек белән исәчәк, ә урыны белән аның көче 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы −9…−14 градус чикләрендә булачак, ә Татарстанның көнчыгыш районнарында −18 градуска кадәр суыту көтелә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев