Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 90 яңа очрагы ачыкланган

    Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле 10 514 кеше авырды.

    Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 90 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

    «Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 90 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 10 мең 514 очрак», - дип хәбәр итте ул.

    Реклама

    ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, бер тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 43 кешесе терелгән. Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/02-12-2020/tatarstanda-covid-19-infektsiyasene-90-ya-a-ochragy-achyklangan-5789675

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: