Реклама
Ел башыннан алып 20 апрельгә кадәр Татарстанда урманнарны торгызу эшләре 611 гектар мәйданда башкарылган.
«Шул исәптән урман культуралары 592,4 гектар мәйданда утыртылды, 18,6 гектарда урман үрчетү бара», – диделәр ведомствода.
«Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча 2020 елда барлыгы 4784 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкару планлаштырыла. 2019 елда барлыгы 2514 гектар мәйданда эшләр башкарылган, бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Татарстан урман хуҗалыгы белгечләре башка эшләр дә белән дә мәшгуль. 480,7 гектарда чокыр-балка урман утыртмалары эшләнгән, өстәмә урман культуралары 465 гектарда утыртылган, ә урман питомникларында 1,35 гектар мәйданда орлык чәчелгән.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз