erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда кемнәр бушлай дарулар алу хокукына ия
Арча яңалыклары

Татарстанда кемнәр бушлай дарулар алу хокукына ия

Кайбер дарулар социаль хезмәтләр җыелмасына кертелгән. Татарстанда аерым категория гражданнар әлеге даруларны бушлай алу хокукына ия.

 

Бушлай дарулар алу хокукына ия булганнар:

  • инвалидлар;

  • сугыш ветераннары;

  • Бөек Ватан сугышында катнашучылар;

  • нацист Германиясе концлагерьларында тоткынлыкта булган  кешеләр;

  • техноген һәлакәтләр яки атом сынаулары нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган гражданнар;

  • Советлар Союзы Герое яки Россия Герое исеменә лаек булганнар;

  • Социалистик Хезмәт Геройлары, тулы Дан ордены һәм Хезмәт Даны ордены кавалерлары.

Бушлай бирелә торган дарулар:

  • тормыш өчен мөһим һәм кирәкле дару препаратлары;

  • дәвалау барышында мәҗбүри кулланыла торган дарулар;

  • сәламәтлек торышы буенча мохтаҗ булган балалар өчен махсус дәвалау туклануы


Арча хәбәрләре

Нет комментариев