erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда кеше үтерү оештыруда гаепләнүче экс-глава тиешле җәза алачак

Кайда булган хәл бу?

РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең беренче контроль-тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Артур Хафизов сүзләренчә, Татарстанның элеккеге экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов тиешле җәзасын алачак. Ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.   Тикшерүчеләр фикеренчә, 2003 елда Садретдинов (бу вакытта ул Буа районы башлыгы вазифасын били) биредә яшәүче кешене үтерүне оештырган. Әлеге ир-атны «Квартал» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзалары өе янында атып үтергән, Садретдинов аларга 180 мең сум акча түләгән.   «Тикшерү вакытында ришвәт белән бәйле бүтән эпизодлар да ачыкланды. 2000-2006 елларда Садретдинов Буада яшәүче ир-аттан 600 мең сум күләмендә ришвәт алган. Бу вакытта, район башлыгы буларак, ул әлеге ир-атка шәһәрдә биналар һәм җир кишәрлекләре алуда ярдәм итәргә тиеш булган. Җинаять эше әлегә судка тапшырылмаса да, Садретдинов җәзадан качып котыла алмаячак», — диде Хафизов.

Фото: пиксабай

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=35214

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X