Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларында әйтелә.,
Мәгълүматлар 15 июньнән 22 июньгә кадәр.
Кишер бәясе 9,35 процентка артып, килограммы 54,35 сумга җиткән.
Бәрәңгенең уртача килограммы 49,66 сумнан 53,98 сумга кадәр арткан (+8,63 процент). Чөгендер 5,63 процентка, килограммы 46,23 сумга кадәр кыйммәтләнгән.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, май аенда Татарстанда бәяләр узган ай белән чагыштырганда 0,16% ка арткан, еллык инфляция 6,29% тәшкил иткән. Бу күрсәткеч Идел буе федераль округы буенча (5,94%) һәм тулаем ил буенча (5,31%) уртача күрсәткечтән югарырак.
Нет комментариев