erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда коронавирус белән авыручыларның күпчелегендә ОРВИ симптомнары күзәтелә
Арча яңалыклары

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның күпчелегендә ОРВИ симптомнары күзәтелә

Татарстанда яңа типтагы коронавирус инфекциясе белән зарарлану очракларының күп өлеше – 42 проценты, уртача авырлыктагы формада, шулай ук 39 проценты симптомсыз формада уза. Бу Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина докладыннан күренә.

«Авыруның үзенчәлекләре: ОРВИ - 66 очрак (46 процент), пневмония - 22 (15 процент), клиникада дәваланусыз - 56 очрак (39 процент)», — диелә докладта.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 очрагы теркәлгән. 10 очрак читтән кертелгән, калганнары - элемтә юлы белән зарарлану. Эпидемия башланганнан бирле республикада авыруның 230 очрагы теркәлгән.

https://tatar-inform.tatar/news/health/20-04-2020/tatarstanda-koronavirus-bel-n-avyruchylarny-k-pchelegend-orvi-simptomnary-k-z-tel-5737510


Нет комментариев