erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда машина бәяләре ни өчен арта
Арча яңалыклары

Татарстанда машина бәяләре ни өчен арта

Чит ил комплектлау җиһазлары белән тәэмин итүдә өзеклек Россиядә яңа җиңел автомобильләргә кытлык тудырды.

Автомобиль базарында, микроэлектрониканы комплектлау товарлар җитмәү сәбәпле, дефицит барлыкка килде. Яңа машиналарны 1-3 ай, ярты ел да көтәргә туры килә. Экспертлар билгеләп үткәнчә, автомобильләргә кытлык аларга бәяләрнең дә артуына китерә. Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда июль аенда илдә җитештерелгән яңа автомобильнең уртача бәясе, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 11,8% ка арткан һәм 649,9 мең сум тәшкил иткән, чит илнекеләр 28,3% ка кыйммәтләнгән. Аналитиклар фаразлавынча, якындагы айларда бәяләр үсәчәк.

Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/tatarstanda-mashina-byalre-ni-chen-arta


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев