erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда салкыннардан соң температура әкренләп күтәреләчәк
Арча яңалыклары

Татарстанда салкыннардан соң температура әкренләп күтәреләчәк

Көчле явым-төшемнәр көтелми.

Бүген, 18 гыйнварда, Татарстанда температура әкренләп күтәрелә башлый. Бу турыда РФ Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болтылы һава көтелә. Көчле явым-төшемнәр көтелми.

Җил исә көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш юнәлештән көньяк-көнбатыш юнәлешкә күчәчәк һәм бераз көчәячәк – 5–10 м/с тизлеккә җитәчәк. Юлларда бозлавык.

Көндез һава темпетартурасы -9, -14 градуска кадәр җылынаячак.

Метеорологларның алдан бирелгә мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында Татарстан яңадан атмосфера фронтлары йогынтысы астында булачак. Әкренләп җылыну дәвам итәчәк.


Нет комментариев