erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда тагын 23 кеше коронавирус йоктырган
Арча яңалыклары

Татарстанда тагын 23 кеше коронавирус йоктырган

Өч кешене дәваланып терелгәч республика хастаханәсеннән чыгардылар.

Татарстанда коронавируслы инфекция йоктыруның 23 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Авыручыларның дүртесе хастаханәгә озатылган, 19ы өйдә дәвалана. Аларның тугызы Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Таиланд, Төркия һәм Франциядән кайткан, ә 14е элек йоктырган кешеләр белән элемтәдә булган.

Казанда 18 очрак, Чаллыда ике, Әлмәттә, Питрәчтә һәм Биектауда берәр очрак теркәлгән. 

 

Ике яңа авыручы 18 яшьтән кечерәк. 18 яшьтән 30 яшькә кадәр җиде, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр биш, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр дүрт, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр өч һәм 70 яшьтән 80 яшькә кадәр ике кеше коронавирус йоктырган.

Моннан тыш, бүген Татарстан хастаханәсеннән коронавирустан дәваланып терелгән өч кеше чыккан.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar


Арча хәбәрләре

Нет комментариев