erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда узган тәүлектә 67 кеше коронавирус йоктырган
Арча яңалыклары

Татарстанда узган тәүлектә 67 кеше коронавирус йоктырган

Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле республикада 9 мең 556 кеше авырган.

Татарстанда узган тәүлектә коронавриус йоктыруның 67 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 67 очрагы ачыкланды. Шулай итеп, республикада барлыгы 9 мең 556 очрак теркәлде», — диде спикер.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, узган тәүлектә республикада коронавирустан 55 кеше дәваланып беткән. 

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/20-11-2020/tatarstanda-uzgan-t-lekt-67-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5786953

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре коронавирус

Нет комментариев