erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда кайсы продуктлар кыйммәтләнгән, ә кайсылары арзанайган

Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр бер атна эчендә башлы суган һәм алманың бер килограммы 0,4 һәм 0,21 процентка арзанайган. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Кишер дә 0,04 процентка арзанайган һәм әлеге яшелчәнең бер килограммы ай башында уртача алганда 34,27 сум торган. 1 һәм 2нче сортлы бодай оныннан пешерелгән ипи һәм күмәч эшләнмәләре 0,14 процентка очсызланган. Арзанлы кара чәйнең бәясе дә 0,7 процентка кимегән, 1 ноябрьгә аның килограммы уртача алганда 840,06 сум тәшкил иткән.

Татарстанстат китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 25 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр бер атна эчендә ярымысланган колбаса (бер килограммы - 0,67 процентка), балалар өчен ит консервлары (0,31 процентка), туңдырылган балык (0,08 процентка) һәм аш тозы да (0,09 процентка) арзанайган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер дуңгыз итенең бер килограммын 0,22 процентка арзанрак бәягә сатып алырга мөмкин. Әмма итнең башка төрләре (сыер ите – 0,63, сарык ите 0,39 процентка) кыйммәтләнгән. Шулай ук тавык итенең бер килограммы – 0,16, майлы эремчек – 1, дөге – 2,68, карабодай ярмасы – 2,81, бәрәңге – 2,37, кәбестә 1,34 процентка кыйбатланган.

Тавык йомыркасының бәясе аеруча нык арткан. Аның бер дистәсе 1 ноябрьгә уртача алганда 72,39 сум торган. Бу бер атна элек булган мәгълүматларга караганда 3,37 процентка артыграк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/business/08-11-2021/tatarstanda-alma-m-sugan-arzanaygan-tavyk-yomyrkasy-m-d-ge-kyymm-tl-ng-n-5842703

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X