erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Татмедиа" агентлыгы бинасы түбәсендә Европадагы иң биектә урнашкан чыршы бизәлгән

Яңа ел ялларында әлеге чыршы Казанны бизәп торачак

"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте бинасы - башкаланың иң биек биналарының берсе. Аның түбәсендә бизәлгән чыршы - Яңа ел инсталляциясе.Кичен һәм төнлә чыршыда янып торган утлар Казанның берничә районында яшәүчеләргә күренә. 

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, чыршының биеклеге 18 метр, бинаның биеклеге 56 метр тәшкил итә. Конструкцияне бизәү өчен барлыгы 390 метр гирлянда кулланганнар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Безнең бина түбәсендәге Яңа ел конструкциясен без Казан халкының һәм гыйнвар каникулларына киләчәк туристларның кәефен күтәрү өчен урнаштырдык», – диде Садыйков. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X