Арча районында 12нче янгын бу. 12нчесе кичә кич белән булды.
Бәхеткә каршы йортка зыян килмәгән, тәнгә зыян күрүчеләр дә юк. бар да исән-сау. 21 сәгать 06 минутта янгын күзәтчелеге бүлегенә хәбәр керә: Түбән Мәтәскәнең Үзәк урамы 35нче йортта янгын дип. Янгын машиналары чыгып чаба. Урында инспектор Илгизәр Исмәгыйлев эшли. Йортның хуҗасы 1948 елгы Тәслимә Фәгъмиева. Янгынчылар утка җәелергә ирек бирми. Яшен сугудан сарайга капкан утны сүндерәләр, йорт исән кала.
Нет комментариев