erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Телеграф баганалары таныштырган

Үрнәк бистәсендә яшәүче Мәсәлимә Нуриеваны 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы Илшат Нуриев килде, аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

 

Мәсәлимә апа кызы Алия белән гомер итә. Улы Әдһәм, гаиләсе белән Яр Чаллыда яшәсә дә, әнисе белән апасының хәлен белеп, ике арада еш йөри. Өлкән улы гына дөньяда юк, ананы ачы кайгыга салып, мәңгелеккә китеп барган...

Мәсәлимә апа Өтнәдә туып-үсә. Ул чор балаларына эләккән бөтен авырлыкны күрергә туры килә, черек бәрәңге дә, үлән ашау да калмый. Өтнәдән Әзәккә йөреп укыганда, кайтышлый басуда черек, өшегән  бәрәңге эзләп йөргән чакларын бүген дә күз яшьләрсез искә төшерә алмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәпне бетергәч, колхоз эшенә җигелә, кая кушсалар, шунда барып тотына. Соңрак, Арчага элемтә өлкәсенә эшкә керә ул һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя.

Ире Әгъзәм абый белән дә элемтә хезмәте таныштыра Мәсәлимә апаны. Бергәләп Күлтәс урманында телеграф баганалары өчен агач кискән чакта таныша алар. Кавышып, 30 ел тигез булып яшәү насыйп була.

Бүгенге көненә канәгать, тормышына риза булып яши әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X