Кадерле райондашлар, зур һәм тату коллективыбыз!
Яңа елның беренче көнендә сезнең барыгызга да ихлас күңелдән җылы сүзләремне җиткерәм. Узган ел безне тагын да якынайтты, сабырлыкка, бер-беребезне аңларга һәм ярдәм итәргә өйрәтте. Көн саен башкарган хезмәтебез җылылык белән генә түгел, кешелеклелек, җаваплылык һәм ихласлык белән дә бәйле.
Безнең коллектив — ширкәтебезнең төп байлыгы. Һәрберегезнең тырышлыгы, намуслы хезмәте нәтиҗәсендә шәһәрдәге биналарда җылы, ә кешеләр рәхмәтле. Моның өчен сезгә чын күңелдән зур рәхмәт!
Яңа елда һәр гаиләдә тынычлык, татулык һәм куаныч булсын. Өйләрегездә балалар көлүе тынмасын, якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын, ә йөрәкләрдә өмет һәм ышаныч арта барсын. Яңа ел безгә яңа көч, матур вакыйгалар һәм уртак шатлыклар алып килсен.
Нет комментариев