erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Теплоходта килделәр

Истәлекләрне яңартты

                    

      Беренче сентябрдә Арчаның өченче  башлангыч мәктәбендә Белем көненә багышлап оештырылган тантанага беренче һәм дүртенче сыйныф укучылары  “Белем иле” теплоходында килделәр.  Ә аларның әти-әниләре һәм килгән кунаклар, Арча педагогия көллиятенең дүртенче курс студенлары аларны яр буйларына тезелеп каршы алдылар.  Алар балаларның һәрберсенең чыгышларын алкышлап,  уңышларына сөенеп   күзәтеп тордылар. Иң өлкәннәре буларак дүртенчеләр матур сөйләүләре, оста итеп биюләре һәм җырлаулары белән мәктәпкә килгән беренчеләргә үрнәк күрсәттеләр, китаплар бүләк иттеләр.

        Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Алсу Сабирзянова әлеге теплоходның капитаны буларак чыгыш ясап: “ Быел беренче сыйныфка 56 укучы кабул иттек, мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар бар. Укытучылар коллективы һәм ата-аналар бердәм булсак, сыйфатлы белем бирү юлында уңышларыбыз булыр дип ышанам”,–диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Мин матур итеп киенгән, кулларына чәчәкләр тоткан, тәүге тапкыр мәктәпкә килгән беренчеләрне күзәтәм. Бигрәк кечкенәләр инде, бездә шундый булдык микән? Моннан 60 ел элек , 1960 елның 1 сентябрендә Пөшәңгәр башлангыч мәктәбенә укырга барганым искә төште. Өстә каеш буган мәктәп формасы, кулда фанердан ясаган, бүгенге аталыштагы дипломат. Беренче һәм өченчеләрне бергә Равилә апа укытты, ул елларда рус телен аерып Әхәт абый Ибениев укыта иде. Иске мәчеткә урнашкн класс бүлмәсе шундый биек тоела иде, менә бүген аңладым инде, үзебез бик кечкенә булганбыз икән. Сыйныфташлар искә төште, истәлекләр яңарды...

     Яңа уку елы һәркем өчен уңышлы булсын, борчу һәм кайгылар бирмәсен, бәхет һәм шатлык кына китерсен иде.

                                                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X