erid:2VtzquqpS7d
Террорга каршы комиссия утырышы узды
Арча яңалыклары

Террорга каршы комиссия утырышы узды

Бүген Арча муниципаль районының террорга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Аны район башлыгы, комиссия рәисе Илшат Нуриев үткәрде.

Комиссиядә хакимият , көч структуралары , мөхтәсибәт вәкилләре районда экстремизм һәм терроризмга каршы алып барган эшчәнлек турында хисап тоттылар , киләчәккә бу юнәлештә бурычлар билгеләнде.

Утырышта Татарстан Республикасының террорга каршы көрәш комиссисе аппаратының баш киңәшчесе Артур Мирзин катнашты.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев