erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Төгәлләү алдында

Май салкын килсә иген уңар, дип әйтеп калдырган борынгылар

 

 

“Түбәнрәк температурада үсемлекләр башта ныклы тамыр системасы җибәрә, аннан соң гына тишелеп чыга, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Әлегә үсемлекләр өчен шартлар бик уңай, яңгырлар яугалап тора, корткыч бөҗәкләр дә артык үрчи алмый”.

Соңгы көннәрдә басуларда күп йөрибез. Район башлыгы Илшат Нуриев хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшыра. 14 майда мондый бүләкләрне “Ак барс” агрокомплексы” Гайнулла Шәймуллин, “Ватан” ширкәтеннән Таһир Сабиров, “Северный” ширкәтеннән Рәдис Низамов, “Тукай” хуҗалыгыннан Фидаил Сабиров, “Ашытбаш”тан Рамил Сибгатуллин, “Кишет” ширкәтеннән Зөлфәт Галиуллин алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

18 майда район башлыгы “Ак барс” агрокомплексы”ннан Ринат Шәрәфетдиновка, “Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыфҗановка, “Кырлай”дан Рәнис Сафиуллинга “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлеге Рәхмәт хатларын, акчалата бүләкләр тапшырды.

Игенчеләребез мондый хөрмәткә лаек. Аларның тырышлыгы, җырда әйтелгәнчә, кырларыннан күренә. Алданрак чәчелгән басулар яшел хәтфәгә  төренеп килә. Туфракны күгәрчен тәпие эзе төшәрлек хәлгә китерү өчен кат-кат эшкәртергә туры килде бит.

“Ак барс” агрокомплексы”, “Кишет”, “Игенче”, “Северный” ширкәтләре шактый мәйданнардагы чәчүлекләрне кыяктан тукландырдылар. “Курса МТСы” ширкәтендә  ашламаны чәчкечләр белән кертәләр.

19 майга 73008 гектардагы сабан культураларының 58262 гектары (77,1 процент) чәчелде. “Шушы атнада чәчүне төгәлләрбез, дип уйлыйбыз, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Хәзер төп игътибар терлек азыгы әзерләүгә биреләчәк”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X