erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Түгәрәк өстәл артында очраштылар

Узган атнада түгәрәк өстәл артында очрашуда район хатын-кызлар советы әгъзалары да, авыллардагы хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.

 

Район хатын-кызлар советы җитәкчесе булып эшли башлагач, Альмира Гатауллина белән махсус очрашып сөйләшкән, киләчәккә планнары белән кызыксынган юк иде әле. Ул иң беренче булып бу юнәлештә эшен урыннарга чыгып, авыллардагы хатын-кызлар оешмалары эше белән танышудан башлап җибәрде. Ә узган атнада түгәрәк өстәл артында очрашу булды. Анда район хатын-кызлар советы әгъзалары да, авыллардагы хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.

Сүзне район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алды. Ул иң беренче булып районда барган күләмле эшләр белән таныштырып үтте.

– 2019 елда милли проектлар старт алды. Ул 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. Милли проектлар 12 юнәлешне үз эченә ала. Бездә шуның алтысы буенча эш бара. Мәгариф өлкәсендә дүрт мәктәптә заманча җиһазландырылган махсус бүлмәләр барлыкка килде. 2024 елга алар барлык мәктәпләрдә дә булыр дип өметләнәбез. Сәламәтлек өлкәсендә кеше гомерен озынайту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча яңа юнәлешләр кертелде. Демографиягә зур игътибар бирелә. Балалар бакчалары җитми. 150 бала чиратта тора. Ясле төркемнәре булдыру буенча да сүз бара. Шулай ук мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү күздә тотыла. Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатта яңа корпус төзелә. Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар мәсьәләсе күтәрелә. Шуларның барысын да халыкка җиткерергә кирәк. Бу эш хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре буларак сезгә дә кагыла. Җыелышларда катнашыгыз, фикерләрегезне җиткерегез, аларны үтемле итеп әйтә белегез, – диде Гөлнара Гарипова.

– Без кызыксынмаган бер өлкә дә калмаска тиеш. Хатын-кыз космоска очканны, үз җирлегендә генә эшли ала, – дип өстәде Альмира Гатауллина. – Районда 52 мең кешенең 27 меңнән артыгы хатын-кызлар. Аларның мәнфәгатьләрен яклау хәзер сезнең дә бурыч. Авылларда хатын-кызлар оешмасы җитәкчеләре бар, Арчаның үзендә бу урынга Валентина Гаранина сайланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңасала авылы хатын-кызлар советы җитәкчесе Фәния Рәхмиева                    китапханә, мәдәният учреждениесе, мәктәп белән берлектә башкарган эшләре турында сөйләде. Юбилярлар, күп балалы аналар, аз керемле гаиләләр, кул эше осталары да алар күзеннән читтә калмый, төрле чаралар оештырыла икән.

Түгәрәк өстәл артында сүз иң борчыган мәсьәлә – аерылышулар, шулай ук гаилә корырга ашыкмаган яшьләр санының артуы турында да барды. Саннарга килгәндә, быел 285 пар язылышкан, 124 пар аерылышкан. Аерылышучылар арасында яшь гаиләләр дә, 5-10, хәтта 20 ел бергә яшәгәннәр дә бар. Сәбәпләре – хыянәт, эчүчелек, начар гадәтләр, эшсезлек, акча җитмәү һәм башкалар.

Өйләнмәгән егетләр, кияүгә чыкмаган кызларның артып китүе дә борчу тудыра. Аларны ничек кавыштырырга? Хәзер яучы заманы түгел, димләп кавыштырып булмый. Очрашу кичәләренә килмиләр, бигрәк тә кызлар. Бәлкем, таныштыру буенча сайт булдырыргадыр? Хатын-кызлар советлары җитәкчеләре, әгъзаларына уйланыр урын бар.   

   Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X