erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тирләп-пешеп, ат бәйрәмендә булдык

Көне дә шәп булды.

Ат көне бәйрәменнән әле менә яңа кайтып, чәй эчтек. Яңы Кырлайда үтте ул. Иртәдән кичкә кадәр... Озын арага атлар иртәнге сәгать 5тән ярышка чыгып киттеләр. 40, 80, 100, 120 км араны үттеләр. 

Чабышкылар кыска арага да ярыштылар. Бизәлгән  җигүле атлар үзе бер күңелле манзара. Атчылар гармун уйный, җырлый, самоварда чәй кайната. Арбага утыртып та йөриләр. Балалар өчен кызыклы уеннары да булды. 

Арбага йөк төяп тә ярыштылар. "Аударыш" тамашасы бигрәк тә кызык булды. Җайдаклар ат өстеннән бер-берсен өстерәп төшерделәр. Барысы бәйгеләрдә 120 ат катнашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Көрәшчеләр дә бил алышты. Ә мәйданда үзешчәннәр җырлап, биеп торды. Кыскасы, бәйрәмнең үзен күрергә кирәк.

Ат бәйрәмендә ТРның премьер министр урынбасары Васыйл Шәйхерәзиев катнашты. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X